Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуҗалык шундыйларга таяна

- Безнең алтын баганабыз ул, - диләр "Марс" хуҗалыгында механизатор Илшат Хөсәенов турында. Иртә яздан «К-744» тракторы белән чәчү эшләренә чыгып китә. Аннан соң җир эшкәртә башлый. Техниканы перчатка алыштырган кебек кенә алыштыра Илшат Инсар улы. Берсеннән төшә, икенчесенә утыра. Җәен, сусыл терлек азыгы өлгергәч, «МТЗ-83» тракторына утырып ала һәм...

- Безнең алтын баганабыз ул, - диләр "Марс" хуҗалыгында механизатор Илшат Хөсәенов турында.
Иртә яздан «К-744» тракторы белән чәчү эшләренә чыгып китә. Аннан соң җир эшкәртә башлый. Техниканы перчатка алыштырган кебек кенә алыштыра Илшат Инсар улы. Берсеннән төшә, икенчесенә утыра. Җәен, сусыл терлек азыгы өлгергәч, «МТЗ-83» тракторына утырып ала һәм печән төргәкли башлый. Ә җәй тәмамлануга, көзге кыр эшләре башланып китә. Илшат янә үзенең «К-744» тракторы белән җир сөрү эшенә керешә. Көзен эшкәртеләсе җирләрнең өчтән берен, 1860 гектарын, Хөсәенов берүзе башкарып чыккан.
Аннан салам эскертләү, салам ташу, берничә техниканы ремонтлау... Менә шулай ел әйләнәли кара тирен чыгарып эшли дә эшли. Бер аңа гына түгел, авыл хезмәткәренең һәрбарчасының язмышына язылган хакыйкать бу.
"Бер булганнан гел була", - диләр бит. Илшат тырыш, уңган, кайгыртучан гаилә башлыгы да.
- Кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга, - ди аның турында тормыш иптәше Гөлфирә ханым. - Ике малай, ике килен, дүрт онык белән зур бер гаилә булып, шау-гөр килеп, куанып яшибез. Тормышыбыз, шөкер, мул, җитеш. Күп итеп кош-корт, мал-туар асрыйбыз, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез.
Гөлфирә - үз бәхетен туган җиреннән тапкан Кәкре Елга авылы кызы. Заманча ветпунктта фельдшер булып эшли. Бәхет өчен тагын ни кирәк!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗалык шундыйларга таяна