Ел фасылын белмәс һөнәр
"Марс" җәмгыяте механизаторы Ильянур Нуриев өчен быелгы язгы кыр эшләре хисап буенча кырык өченчесе. Яшьлегендә чылбырлы тракторда туган авылы басуларында җирен дә сөрде, игенен дә чәчте, уҗым мәйданнарын да эшкәртте егет. Электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәннән соң, соңгы егерме елын үзенә беркетелгән "Т-40" тракторына көйләнгән эретеп ябыштыру агрегатында эшли....