Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ел фасылын белмәс һөнәр

"Марс" җәмгыяте механизаторы Ильянур Нуриев өчен быелгы язгы кыр эшләре хисап буенча кырык өченчесе. Яшьлегендә чылбырлы тракторда туган авылы басуларында җирен дә сөрде, игенен дә чәчте, уҗым мәйданнарын да эшкәртте егет. Электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәннән соң, соңгы егерме елын үзенә беркетелгән "Т-40" тракторына көйләнгән эретеп ябыштыру агрегатында эшли....

"Марс" җәмгыяте механизаторы Ильянур Нуриев өчен быелгы язгы кыр эшләре хисап буенча кырык өченчесе. Яшьлегендә чылбырлы тракторда туган авылы басуларында җирен дә сөрде, игенен дә чәчте, уҗым мәйданнарын да эшкәртте егет. Электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәннән соң, соңгы егерме елын үзенә беркетелгән "Т-40" тракторына көйләнгән эретеп ябыштыру агрегатында эшли. Аның һөнәре ел фасылын белми. Чәчү, урып-җыю, көзге җир эшкәртү чорларында басуда эшләүче үзйөрешле машиналарга, тагылма коралларга техник ярдәм күрсәтсә, кышын терлекчелек фермаларындагы тимердән эшләнгән җиһазларны ремонтлый-көйли, яңаларын ясый.
-Ильянур Галиәкбәр улының кулыннан килмәгән эш юк, - ди хезмәт ветераны турында "Марс" ҖЧҖ директоры Рамил Зарипов. - Оста булуы өстенә яшьләргә ярдәмчел остаз да әле ул. Лаеклы ялда булуына карамастан, яраткан һөнәреннән аерылырга җыенмый. Ул - безнең таянычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ел фасылын белмәс һөнәр