Бүген Азнакайда шагыйрь Илдус Гыйләҗевне тормыш иптәше Рәйсә ханым янында җирләделәр
Илдус ага Гыйләҗев белән хушлашырга Азнакай районы җитәкчелеге, Казан, Әлмәт, Мөслим, Азнакайдан каләмдәшләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, үзе хезмәт куйган коллективлар хезмәткәрләре, ветераннар, авылдашлары, туганнары килде.
19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил...