Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КУЛЬТУРА

Бүген Азнакайда шагыйрь Илдус Гыйләҗевне тормыш иптәше Рәйсә ханым янында җирләделәр

Илдус ага Гыйләҗев белән хушлашырга Азнакай районы җитәкчелеге, Казан, Әлмәт, Мөслим, Азнакайдан каләмдәшләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, үзе хезмәт куйган коллективлар хезмәткәрләре, ветераннар, авылдашлары, туганнары килде. 19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил...

Илдус ага Гыйләҗев белән хушлашырга Азнакай районы җитәкчелеге, Казан, Әлмәт, Мөслим, Азнакайдан каләмдәшләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, үзе хезмәт куйган коллективлар хезмәткәрләре, ветераннар, авылдашлары, туганнары килде.

19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Гыйләҗев Илдус Сабир улының каты авырудан соң гомере өзелде.

20 мартта аны Туйкә авылы зиратында тормыш иптәше Рәйсә ханым янында җирләделәр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле язучылар Марсель Галиев, Фоат Садриев, соңгы елларда Илдус ага белән иңгә-иң торып, район тарихына багышланган дистәдән артык китап язышкан язучы-тарихчы Марсель Гарипов, район-шәһәр ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов, Азат Харисов мәрхүм турында хатирәләре белән уртаклаштылар.


Азнакай халкы комментарийларда Илдус Гыйләҗевне искә ала - УКЫРГА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда шагыйрь Илдус Гыйләҗевне тормыш иптәше Рәйсә ханым янында җирләделәр