Азнакайның Сарлы авылында кыйммәтле тарихи табылдыкка тап булганнар - 12 ФОТО һәм 2 ВИДЕО
Сарлыда балыклы борынгы көзге табыла.
Илшат Илаев авылдан ерак түгел яланда көтү көткәндә юлыга аңа.
- Җирдә ялтырап яткан әйбергә күзем төште. Алып карасам, бер ягы шома, икенче ягында ике балык рәсеме төшкән түгәрәк тимер. Аны алып кайтып мәктәп укытучыларына күрсәттем. Моның бик борынгы тарихи табылдык булуын шәйләгән идек инде......