Азнакайлылар электрон акча янчыкларына күчә
Ни хикмәт, электрон түләүләргә әле бик ияләшеп китә алмыйбыз. Ай ахыры җиткәндә саклык банкларында, почтамтта, фатир, коммуналь хезмәтләр өчен түләү алынган башка шундый учреждениеләрдә чиратлар булу әнә шул хакта сөйли. Ә бит югыйсә "электрон янчык" бик уңайлы нәрсә. Иртәме-соңмы, барыбыз да аннан файдалана башлаячак. Электроника ярдәмендә үзегез һәм гаиләгез өчен...