Азнакайга Нептун килде
Июнь азагында Актүбәнең урман паркы биләмәсендәге яңартылган бассейнны ачу тантанасы уңаеннан Нептун бәйрәме үткәрелде.
Ул иртәдә көн салкынча торса да, тамашага килүчеләрнең кәефен боза алмады. Оештыручылар - Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать осталары һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәм әзерләгәннәр иде.
...Менә дәртле музыка аһәңенә төренгән алып баручы,...