Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга Нептун килде

Июнь азагында Актүбәнең урман паркы биләмәсендәге яңартылган бассейнны ачу тантанасы уңаеннан Нептун бәйрәме үткәрелде. Ул иртәдә көн салкынча торса да, тамашага килүчеләрнең кәефен боза алмады. Оештыручылар - Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать осталары һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәм әзерләгәннәр иде. ...Менә дәртле музыка аһәңенә төренгән алып баручы,...

Июнь азагында Актүбәнең урман паркы биләмәсендәге яңартылган бассейнны ачу тантанасы уңаеннан Нептун бәйрәме үткәрелде.

Ул иртәдә көн салкынча торса да, тамашага килүчеләрнең кәефен боза алмады. Оештыручылар - Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать осталары һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәм әзерләгәннәр иде.

...Менә дәртле музыка аһәңенә төренгән алып баручы, чарага килүче актүбәлеләр белән бергәләп, су асты дөньясы хуҗасы, диңгез-океаннар падишаһы Нептунны бәйрәмгә чакыра. Ул үзенең илчеләре - җен-пәриләре, су кызлары белән мәйданга чыгуга, гаҗәеп күңелле шоу башланып китә…

Тантанага килгән Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева якташларын ачык һавадагы яңартылган йөзү бассейны ачылу белән тәбрик итте. Яшьләрнең һәм балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә иң яраткан ял итү урыны булган корылманы реконструкцияләүгә, аның тирә-ягын төзекләндерүгә зур өлешләрен керткән оешма җитәкчеләренә халыкның рәхмәтен җиткерде, Мактау грамоталары тапшырды. Үз чиратларында Нептун һәм аның иярченнәре тамашада катнашкан актүбәлеләрне үзләренең су асты патшалыгына кыска вакытлы "юлламалар" белән бүләкләде.

Аннан соң "Көмеш су" сәламәтләндерү комплексындагы йөзү секциясенә йөрүче яшүсмерләр тамашачыларга мастер-класс күрсәтте. Бистәнең "Үсеш" балалар иҗаты үзәге һәм "Көмеш су" бассейнының "Коры җир", "Диңгез" командалары күп кенә спорт төрләре буенча ярышлар уздырдылар. Тантанага килүче балаларга су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында искәртүче белешмәләр таратылды.

"Каллипсо" төркеме солисты Алина Сафина бәйрәм кунакларын үзенең җырлары белән сөендерде. Шул вакыт, әкияттә генә була торган хәл - кояш чыкты, мәйданны үзенең алтын-көмеш нурларына күмде...

Алинә ГАЛИМХАНОВА,

Мәдәният йортының күмәк чаралар уздыру режиссеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга Нептун килде