Азнакайда республиканың яшь йөзүчеләре ярыша
4-5 мартта Азнакайда 2003-2004 елгы балалар арасында йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы үтә. Ярышка республиканың барлык районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 400дән артык укучы килде. Аны ачу тантанасы "Чатыр-тау Арена" спорт комплексында булды.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ярышта катнашучыларны сәламләп, районыбызның спорт корылмаларына да, спорт...