Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда республиканың яшь йөзүчеләре ярыша

4-5 мартта Азнакайда 2003-2004 елгы балалар арасында йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы үтә. Ярышка республиканың барлык районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 400дән артык укучы килде. Аны ачу тантанасы "Чатыр-тау Арена" спорт комплексында булды. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ярышта катнашучыларны сәламләп, районыбызның спорт корылмаларына да, спорт...

4-5 мартта Азнакайда 2003-2004 елгы балалар арасында йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы үтә. Ярышка республиканың барлык районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 400дән артык укучы килде. Аны ачу тантанасы "Чатыр-тау Арена" спорт комплексында булды.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ярышта катнашучыларны сәламләп, районыбызның спорт корылмаларына да, спорт чараларына да бай булуын билгеләп үтте һәм йөзүчеләргә уңышлар теләде.

Спартакиаданы ачу тантанасында Татарстан Республикаксы Мәгариф һәм фән министрлыгының укудан тыш сәламәтлек саклау эшчәнлеге программаларын тормышка ашыру секторы әйдәр советнигы Жанна Соркина, Татарстан Республикасы йөзү Федерациясе вице-президенты, баш хөкемдар Ренат Шәйхатаров, баш хөкемдар Валерий Терентьев, су полосы буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су плосы буенча Федерация вице-призенты, олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров катнаштылар. Алар үз чыгышларында республикабызда спортның зур үсеш алуы һәм аның белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр булуы хакында әйттеләр.

- Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый шартлар юк, аннан ныклап файдаланырга кирәк. югары күтәрергә кирәк. Дөнья чемпионатында спортның су төрләре буенча әлегә нәтиҗәләребез кәнәгатьләнерлек түгел. Секцияләр никадәр күбрәк булса, шулкадәр ил күләмендә генә түгел, халыкара күләмдә югары урыннарга чыгу мөмкинлегебез арта. Бүгенге яшь йөзүчеләр арасыннан да йолдызлар чыгар дип ышанам. Үзем дә алты яшьтән башлап йөзә башладым, - диде Ирек Зиннуров.

Бүген ул Азнакай 1 нче урта мәктәбендә укучыларга мастер-класс та бирде.

Азнакайның "Дельфин" һәм Актүбәнең "Көмеш-су" су-сәламәтләндерү комплексларында укучылар 50 метрга ирекле стильдә шәхси беренчелеккә һәм команда беренчелегенә эстафета ярышларында көч сынаштылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иртәгә, ягъни 5 мартта булачак. Алар республика данын Бөтенроссия финалында яклаячак.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда республиканың яшь йөзүчеләре ярыша