Азнакай ветераннар советы – республикада җиңүче
Республика ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмалары советының быелгы беренче киңәшмәсе үтте. Анда совет рәисе Хәбир Иштирәков республиканың район-шәһәр ветераннар оешмаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Алга таба планнар билгеләнде. Утырышта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә иң яхшы оештыру-методик эшчәнлеккә игълан ителгән бәйгегә йомгак та ясалды. Конкурсның йомгаклау өлешенә жюри сайлап...