Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннар советы – республикада җиңүче

Республика ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмалары советының быелгы беренче киңәшмәсе үтте. Анда совет рәисе Хәбир Иштирәков республиканың район-шәһәр ветераннар оешмаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Алга таба планнар билгеләнде. Утырышта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә иң яхшы оештыру-методик эшчәнлеккә игълан ителгән бәйгегә йомгак та ясалды. Конкурсның йомгаклау өлешенә жюри сайлап...

Республика ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмалары советының быелгы беренче киңәшмәсе үтте. Анда совет рәисе Хәбир Иштирәков республиканың район-шәһәр ветераннар оешмаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Алга таба планнар билгеләнде. Утырышта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә иң яхшы оештыру-методик эшчәнлеккә игълан ителгән бәйгегә йомгак та ясалды. Конкурсның йомгаклау өлешенә жюри сайлап алган 18 эш тапшырылып, алар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Шәһәр ветераннар оешмалары арасында беренче урынны безнең Азнакай районы ветераннар оешмасы яулады. Икенче урында - Алабуга һәм Нурлат, өченчедә - Буа һәм Түбән Кама районнары. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Афәрин, ветераннарыбыз! Сез янә үзегезнең һәрчак беренчеләр, иң активлар булуыгызны күрсәттегез! Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветераннар советы – республикада җиңүче