Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда авыл хатын-кызларын зурладылар - ФОТО
Авылда яшәүче хатын-кызларга тормыш итүе җиңел түгел. Эшенә дә барырга, хуҗалыкта да кайнарга, балалар тәрбияләргә дә җитешергә кирәк. Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән "Авыл хатын-кызы - кичә һәм бүген" дигән чарада районыбызда фидакарь хезмәт куйган, тормыш юлларын өлге итеп алырлык апалар катнашты.
Татшуган авылында фельдшер-акушер булып эшләгән Зәһрә Бакирова, Сәпәй...