Азнакай район иҗтимагый советы дару бәяләрен күзәтте
Баш авыртса да, йөрәк чәнчесә дә, аяк-кул сызласа да даруханәгә торып чабабыз. Ә бәяләр, башка продукциягә кебек, даруларга да көнләп үсә.
- Иҗтимагый советка кайбер нокталарда бәяләр артык югары дигән хәбәрләр килде. Әлеге проблеманы игътибарсыз калдыра алмадык. Тормыш өчен иң кирәкле дарулар исемлеген барлап, районыбыз даруханәләре буенча күзәтү үткәрдек, -...