Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район иҗтимагый советы дару бәяләрен күзәтте

Баш авыртса да, йөрәк чәнчесә дә, аяк-кул сызласа да даруханәгә торып чабабыз. Ә бәяләр, башка продукциягә кебек, даруларга да көнләп үсә. - Иҗтимагый советка кайбер нокталарда бәяләр артык югары дигән хәбәрләр килде. Әлеге проблеманы игътибарсыз калдыра алмадык. Тормыш өчен иң кирәкле дарулар исемлеген барлап, районыбыз даруханәләре буенча күзәтү үткәрдек, -...

Баш авыртса да, йөрәк чәнчесә дә, аяк-кул сызласа да даруханәгә торып чабабыз. Ә бәяләр, башка продукциягә кебек, даруларга да көнләп үсә.

- Иҗтимагый советка кайбер нокталарда бәяләр артык югары дигән хәбәрләр килде. Әлеге проблеманы игътибарсыз калдыра алмадык. Тормыш өчен иң кирәкле дарулар исемлеген барлап, районыбыз даруханәләре буенча күзәтү үткәрдек, - ди иҗтимагый совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина.

Экспертиза нәтиҗәләре карар кабул итү өчен район җитәкчелегенә тапшырылачак. Бәяләр турында борчулы хәбәрләр булса, барлык даруханәләрдә бәяләрне дәүләт көйләвен сорап, республиканың иҗтимагый палатасына да мөрәҗәгать итергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район иҗтимагый советы дару бәяләрен күзәтте