Азнакай беренче урта мәктәбендә «Ачык китапханә» ачылды
Укучыларны китапка ничек тартырга? Азнакай беренче урта мәктәбендә «Ачык китапханә» оештырып, моны уңай хәл итү юлын тапканнар.
- Мәктәптә заманча җиһазлар белән баетылган ике уку залы һәм дәреслекләр өчен аерым китапханә булуга карамастан, укучылар фойеда урнашкан шушы почмакка күбрәк тартылалар. Алар тәнәфес вакытында киштәләрдәге китапларны сайлап укыйлар, башваткычлар чишәләр, рәсем...