Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай беренче урта мәктәбендә «Ачык китапханә» ачылды

Укучыларны китапка ничек тартырга? Азнакай беренче урта мәктәбендә «Ачык китапханә» оештырып, моны уңай хәл итү юлын тапканнар. - Мәктәптә заманча җиһазлар белән баетылган ике уку залы һәм дәреслекләр өчен аерым китапханә булуга карамастан, укучылар фойеда урнашкан шушы почмакка күбрәк тартылалар. Алар тәнәфес вакытында киштәләрдәге китапларны сайлап укыйлар, башваткычлар чишәләр, рәсем...

Укучыларны китапка ничек тартырга? Азнакай беренче урта мәктәбендә «Ачык китапханә» оештырып, моны уңай хәл итү юлын тапканнар.

- Мәктәптә заманча җиһазлар белән баетылган ике уку залы һәм дәреслекләр өчен аерым китапханә булуга карамастан, укучылар фойеда урнашкан шушы почмакка күбрәк тартылалар. Алар тәнәфес вакытында киштәләрдәге китапларны сайлап укыйлар, башваткычлар чишәләр, рәсем ясыйлар, - ди китапханәче Рәмзия Кашапова.

Күптән түгел биредә китапханәчеләр семинары да узды. Анда укучыларда китап укуга кызыксындыру уятуда һәм иҗади эшчәнлекне активлаштыруда мәктәп китапханәләренең роле хакында сөйләштеләр. «Ачык китапханә»не бар да отышлы дип тапты.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай беренче урта мәктәбендә «Ачык китапханә»