Актүбәдә “Моңлы җыр” бәйгесе узды
Милли хәзинәләребезне барлау, борынгы традицияләребезне дәвам итү һәм яңа талантлар ачу максатларында Актүбә бистәсе Мәдәният йортында менә өченче елын "Моңлы җыр" конкурсы үткәрелә. Бу чараның офыклары елдан-ел киңәя. Быел анда Благодатное авылы үзешчәннәре дә катнашырга теләк белдерде. Конкурс Туган тел көненә һәм бистәнең 60 еллыгына багышланды.
Башта учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләрнең...