Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә “Моңлы җыр” бәйгесе узды

Милли хәзинәләребезне барлау, борынгы традицияләребезне дәвам итү һәм яңа талантлар ачу максатларында Актүбә бистәсе Мәдәният йортында менә өченче елын "Моңлы җыр" конкурсы үткәрелә. Бу чараның офыклары елдан-ел киңәя. Быел анда Благодатное авылы үзешчәннәре дә катнашырга теләк белдерде. Конкурс Туган тел көненә һәм бистәнең 60 еллыгына багышланды. Башта учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләрнең...

Милли хәзинәләребезне барлау, борынгы традицияләребезне дәвам итү һәм яңа талантлар ачу максатларында Актүбә бистәсе Мәдәният йортында менә өченче елын "Моңлы җыр" конкурсы үткәрелә. Бу чараның офыклары елдан-ел киңәя. Быел анда Благодатное авылы үзешчәннәре дә катнашырга теләк белдерде. Конкурс Туган тел көненә һәм бистәнең 60 еллыгына багышланды.

Башта учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләрнең иҗат коллективлары һәм үзешчән артистлар арасында сайлап алу туры узды. Гала-концерт исә иң-иң сәләтлеләрне җыйды. Җиңүчеләр төрле яшь категорияләренә карап билгеләнде. "Ялгыз җыр" номинациясендә 13 конкурсант призлы урын алды. Алина Бәдретдинова (Мәдәният йорты), Элла Ярмөхәммәтова (Балалар иҗат үзәге укытучысы), Сөмбел Хәлимова (3 нче мәктәп укытучысы), Марат Гыйлфанов (Актүбә СМУ хезмәткәре), Әлфия Хәйретдинова (хуҗабикә) беренче урынга лаек булды. "Вокаль дуэт" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең "Шатлык", Благодатный күп функцияле үзәгенең "Энҗе", "Развитие" Балалар иҗат үзәгенең "Сердәш" коллективлары югары осталыкларын күрсттеләр.

"Кураж", "5+" һәм "Элегия" бию коллективлары үз чыгышлары белән концертка тагын да бер ямь өстәделәр.

Җиңүчеләрне Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты директоры, жюри рәисе Нина Хвалеева тәбрикләде һәм конкурсның тамашачыларга да, артистларга да бик күп җылы тәэсирләр бүләк итүен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә “Моңлы җыр” бәйгесе узды