«Ак чәчәкләр» - Азнакайда, азнакайлылар – «Ак чәчәкләр»дә!
Еллар узып та үз аһәңен җуймаган әсәрләр була. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е - әнә шундыйлардан. Аның буенча фильм төшерелүе турында күптән экраннар аша яңгыраган иде. Бу шимбәдә азнакайлылар аны тамаша кылу бәхетенә ирештеләр.
Мәдәният йортында алма төшәр урын юк. Мәңгелек темалар - мәхәббәт, намус, вөҗдан турында фильм бер сулышта, тын...