Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Ак чәчәкләр» - Азнакайда, азнакайлылар – «Ак чәчәкләр»дә!

Еллар узып та үз аһәңен җуймаган әсәрләр була. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е - әнә шундыйлардан. Аның буенча фильм төшерелүе турында күптән экраннар аша яңгыраган иде. Бу шимбәдә азнакайлылар аны тамаша кылу бәхетенә ирештеләр. Мәдәният йортында алма төшәр урын юк. Мәңгелек темалар - мәхәббәт, намус, вөҗдан турында фильм бер сулышта, тын...

Еллар узып та үз аһәңен җуймаган әсәрләр була. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е - әнә шундыйлардан. Аның буенча фильм төшерелүе турында күптән экраннар аша яңгыраган иде. Бу шимбәдә азнакайлылар аны тамаша кылу бәхетенә ирештеләр.

Мәдәният йортында алма төшәр урын юк. Мәңгелек темалар - мәхәббәт, намус, вөҗдан турында фильм бер сулышта, тын да алмый каралды. Нечкә күңеллеләрнең күзләреннән хәтта яшьләр тәгәрәде.

"Ак чәчәкләр" романы җитмешенче елларда телевизион спектакль булып төшерелгән булган. Ул чакта Гөлшаһидә ролен якташыбыз Нәҗибә Ихсанова башкарган. Фильмда ул героинясының олыгайган чорын уйнады. Элекке составтан якташбыз Әзһәр Шакировны да профессор Таһиров ролендә күрдек. Элекке куелышта ул Мансур ролен уйнаган. Фильмда шулай ук райондашларыбыз Ләйсәнә Садретдинова һәм Рәмзия Закирҗанованың катнашуы да зур горурлык уятты.

- Үзем дә һөнәрем буенча табиб буларак, бу фильмны бик дулкынланып карадым. Моннан ярты гасыр элек язылса да, темасы бүген дә бик актуаль, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Ул очрашуга кайткан артистлар Нәҗибә Ихсанова, Ләйсәнә Садретдинова, Рәмзия Закирҗанова һәм Гөлназ Галимуллинага азнакайлылар исеменнән рәхмәтен белдерде, иҗатларында уңышлар теләде. Ноябрь башында «Ак чәчәкләр» кабат районыбызга киләчәк.

Шунысын да әйтеп үтү кирәктер, "Казан егетләре" ансамбле башкаруында фильмда яңгыраган "Ак чәчәкләр" җырның "төп герое" - Мәндәй егете Азат Фәтхетдинов. "Казан медицина институтын тәмамлап, Чаллыга эшкә килгәч, аның хезмәт юлында 1 нче балалар больницасында табиб-педиатр, поликлиникада бүлек мөдире, баш табиб, шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, 2 нче шәһәр больницасы баш табибы дигән баскычлар җәйрәп ята. Кайда гына нинди генә вазыйфа башкармасын, халык телендә Азат Әдһәдовичның иң беренче чиратта кешелеклек сыйфатлары урын ала", - дип яза фильмның сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева редакциябезгә юллаган хатында.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ак чәчәкләр» Азнакайда, азнакайлылар – «Ак чәчәкләр»дә!