18-21 февральдә Азнакайда XII Бөтенроссия билбаулы көрәш ярышлары үтәчәк
Азнакай элек-электән үзенең мәйдан батырлары белән дан тоткан төбәк. Әлеге спорт төрен тагын да үстерү максатында җирлегебездә әледән-әле зур чаралар уздырылып тора. Әнә шундый зур бәйгенең чираттагысы 18-21 февральдә "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында уздырыла. Бу көннәрдә Азнакайга Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә чын легендага әйләнгән билбаулы көрәш осталары, РФнең...