Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Татарстанда гериатрия кабинетлары саны арта

Ел азагына кадәр өлкән яшьтәге 3,7 мең кешегә гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк.

Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча Казан, Чаллы, Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй һәм Менделеевскида 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак.  

Бүгенге көндә республиканың 26 муниципаль берәмлегендә 46 сырхауханә базасында 47 гериатрия кабинеты эшли. 

Хәзерге вакытта 12 райондагы 13 медицина оешмасында геронтология өлкәсе өчен 170 урын булдырылган, аларның 143 урыны 2019 елда ачылган. 

Үткән ел сәламәтлек саклау учреждениеләре гериатрия кабинетларын җиһазлауга 1 миллион 252 мең сумнан артык акча тоткан. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тәкъдиме белән хәйриячеләр дә бу максатларга 2 миллион 371 мең сумнан артык акча биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев