Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сәламәтлек саклау министры – Азнакайда

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Азнакайга эшлекле визит белән килде.

Алар Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, сырхауханә бүлекчәләрендә булып, табиблар, медицина хезмәткәрләре, авырулар белән очраштылар, фикер алыштылар.

Очрашу барышында Марсель Миңнуллин районның сәламәтлек саклау эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм игътибар сораган кайбер мәсьәләләргә дә тукталды. Биредә – бик яхшы табиблар, персонал. Сырхауханә тулысынча заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Игътибар сораган кайбер мәсьәләләр бар, әмма аларны үзвакытында хәл итергә мөмкин. Мәсәлән, хезмәт яшендәге кешеләрне, аларның эш үзенчәлекләрен исәпкә алып, диспансеризацияләү мәсьәләсе. Диспансеризация авыруларны үзвакытында ачыклау өчен зур әһәмияткә ия. 40-65 яшьләрдә йөрәккан тамырлары авырулары көчәю күзәтелә. Шикәр авыруы, симерү, канда холестеринның артуын ачыклау авыруны профилактик кисәтергә һәм тормышны саклап калырга мөмкинлек бирә.

Министр шулай ук шәһәрнең “Чишмәкәй” (“Родничок”) балалар бакчасы белән танышты. Бу бакча сәламәтлекләре чикле мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тернәкләндерү юнәлешендә эшли һәм биредә алар өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Министр мондый учреждениеләрнең кече яшьтән үк балаларны тернәкләндерү һәм аларны җәмгыятькә яраклаштыруда зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев