Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Саклану кирәк

ВИЧ –инфекция кайсы гына чорда да актуаль проблема булып кала.

Россия халкының 40 проценты әлеге проблема миңа кагылмас, дип уйлый. Бу ялгыш фикер. Вирус кешеләрне социаль хәле, яшәү рәвеше, гадәте буенча сайламый, ул теләсә кемнең организмына эләгә ала.  Ә инде халыкның 70 проценты ВИЧ инфекциясе турында җитәрлек мәгълүматлы түгел. Монсы да начар.

Районыбызда да ВИЧ-инфекция белән хәл торышын яхшы дип булмый.

Бу инфекциягә тестны кемнәр мәҗбүри үтәргә тиеш соң?

Үзен хөрмәт иткән, сәламәтлеге турында кайгырткан һәркем! Ул гомуми кан анализы биргән кебек үк гадәти һәм даими булырга тиеш. Җирлегебездә яшәүче һәркем поликлиникада һәм профилактик үзәктә (безгә иң якыны –Әлмәт районының Мактама бистәсендә) ВИЧ ка тест үтәргә хокуклы. Шунысын да әйтергә кирәк, ВИЧ ка антитәнчекләр туплану вакыты уртача 3 айга кадәр. Тестның гадәттәге стандарт алымы зарарлану белән үк антитәнчекләр барлыкка килүен күрсәтмәскә дә мөмкин. Шуңа да, үзеңдә шик туганда, аның куркынычлыгына карап, тестны 3 айга бер, 6 айга бер узарга кирәк.

Вич-инфекция нигездә җенси юл белән, кан аша (наркотикларны бер үк шприц аша, чит кешенең бритвасын, теш щеткасын кулланганда, стерильләнмәгән инструментлар белән татуировка ясаганда һ.б), инфекция йөртүче анадан балага (йөклелек чорында, тудырганда, имезгәндә) күчә.

 ВИЧ ка ирекле тикшерү үтү кемнәргә аеруча киңәш ителә?

–йөкле ханымнарга;

–йөклелек буенча исәпкә баскан барлык хатын-кызларның ирләренә, җенси партнерларына;

–инфекцияле анадан туган балаларга;

–психоактив матдәләр кулланучыларга;

–хезмәт буенча мигрантларга, вахта белән эшләүчеләргә;

–төрмә җәзасы үтүчеләргә;

–медицина тикшерүе үткәндә инфекция булуы ачыкланганда;

–ВИЧ-инфекциялеләрнең гаилә әгъзаларына;

–инфекция белән авыручылар белән җенси мөнәсәбәттә торучыларга;

–наркомания, җенси авырулар, В, С гепатиты, үпкә туберкулезы белән авыручыларга.

Истә тотыгыз! Тест уңай булганда, аның нәтиҗәсен төгәлрәк алым белән тагын бер кат тикшертергә кирәк.

 ВИЧ ка тестны бушлай һәм анонимно кайда үтеп була?

Үзегездә нинди дә булса шик туса, район поликлиникасының инфекция авырулары кабинетына (эш сәгатьләре: дүшәмбе-җомга көннәрендә 7.00 дән 16.00 гә кадәр, анализлар 5-10 минутта әзер була), үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлегендә, ашыгыч ярдәм бүлегендә тәүлек әйләнәсендә яки СПИД белән көрәш һәм профилактика буенча Әлмәттәге үзәккә мөрәҗәгать итеп, лаборатор тикшерүе үтәргә, белгечләрдән консультация алырга мөмкин.

Светлана Ибраһимова, район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология буенча баш табиб урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев