Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Ришвәтчелеккә урын булмасын

Район үзәк сырхауханәсендә атна саен медицина хезмәткәрләренең оператив киңәшмәсе уза.

Анда дәвалау мәсьәләләре белән беррәттән, районның иҗтимагый тормышына һәм халыктан кергән медучреждениеләр эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да күтәрелә.

Күптән түгел  муниципаль районның ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча координацион советы утырышында бүгенге көннең актуаль проблемалары күтәрелгән иде. Шул уңайдан район үзәк сырхауханәсенең 16 мартта узган ришвәтчелеккә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узып, анда район оешмалары, шул исәптән үзәк сырхауханә алдына  куелган бурычлар хакында сүз барды.

Комиссия рәисе З.Абдуллина РФ Җинаятьләр Кодексының медицина өлкәсендә ришвәт алу, бирүгә кагылышлы маддәләре белән таныштырды. Утырышта шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә ел да үткәрелеп килгән ришвәтчелек белән бәйле сораштыру нәтиҗәләре дә яктыртылды. 2022 елда үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, азнакайлыларның 0,2 проценты медицина хезмәткәрләре арасында рәхмәт йөзеннән бирелгән бүләкләр кабул итү очраклары булуын әйткән.

Утырышны алып барган комиссия рәисе З.Абдуллина барлык медицина хезмәткәрләрен коррупциягә каршы тору турындагы законнарны сакларга чакырды, тискәре күренешләргә юл куелмаска тиешлеген ассызыклады.

Комиссия утырышында район сәламәтлек саклау өлкәсенең һәр учреждениесендә, тармакларында ришвәтчелеккә каршы көрәш чагылдырылган стендларда мәгълүматларны яңарту, пациентлар арасында да аңлату эшләре алып бару хакында карар кабул ителде.

Әнәс Гәрәев, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев