Яран гөленең файдасы турында беләсезме?
Тәрәзә төпләрендә йортка нур өстәп торган яран гөл матур булудан бигрәк, сәламәтлек өчен файдалы, ди белгечләр.
Салкын тиюдән. 1 литр суга 25 г яран гөл яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Аннары тамакны шушы су белән чайкатырга кирәк.
Томау төшүдән. Яран гөл яфраклары согын борынга тамызып, томау төшүдән котылырга була.
Кан басымыннан. Яран гөл яфрагын беләзек турысына куеп, кан басымын җайларга мөмкин. Аның өчен яфракны кулда угалап, бераз суын чыгарырга кирәк.
Отит вакытында. Колак авыртуын басар өчен дә яран гөл яфрагы ярдәмгә килә. Йоклар алдыннан яфракны бөтереп, колакка куеп торырга була.
Теш сызлаганда. Яран гөл яфракларын чәйнәргә кирәк. Ул, стафилококкны бетерә торган бактерицид матдәләр бүлеп чыгарып, төрле ялкынсынулардан саклый.
Яран гөлнең яфракларын җыеп, ярты литрлы банкага тутырып, шуның өстенә банка тулганчы аракы салырга. Әлеге төнәтмә 1 атна торгач, сөзегез. Шуны көн саен ач карынга бер чәй кашыгы эчеп куярга. Зобка каршы бик файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев