Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Гөмбә белән сак булыгыз!

Белгеч киңәше

Көзнең гөмбәле чорына кердек. Урманда хозурланып гөмбә җыю бер үк вакытта саклык та сорый, ни дисәң дә алар арасында агулылар да күп, шуңа да бик белеп кенә җыярга кирәк. Әле аның ашарга яраклылары арасында да ныгытып эшкәртү таләп ителгәннәре бар, дөрес әзерләмәсәң, агулануың да ихтимал.

Республикада һәр елны гөмбәдән агулану очраклары булып тора. Агулану билгеләре гөмбә ашаганнан соң 30-40 минуттан соң күренә башлый: селәгәй ага, күз яшьләнә, күрү начарлана, саташтыра. Томсык гөмбә, кәҗә гөмбәсе зыянын 6-12 сәгатьтән соң күрсәтә башлый: ашказаны бик нык авырта, күңел болгана, костыра. Агулы гөмбәләр арасында иң куркынычы томсык гөмбә, ул үлемгә дә китерергә мөмкин. Аз гына агулану билгеләре сизелү белән һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул килеп җиткәнче, авыруны яткырып, кечкенә йотымнар белән чак кына тозлы салкын су, салкын каты чәй яисә кофе, шулай ук сөт эчерә тору мәслихәт.

Агуланудан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә онытмагыз: гөмбә аз гына шикләндерсә дә, алмагыз; аларны юл буйларыннан җыймагыз; искергән, чебенләгәннәрен өзмәгез дә; җыйган көнне үк эшкәртегез; очраклы кешеләрдән сатып алмагыз.

Гөмбәне тозлау өченгә җыйсагыз, 10-15 минут пешерегез, яки агулы матдәләре чыкканчы чылатып торыгыз. Өй шартларында тозланган, маринадланган гөмбәләр һәм алардан ясалган салатларны сатып алмавың хәерлерәк. 14 яшькәчә балаларга гөмбә ашатмагыз, чөнки алар организмында эшкәртү өчен ферментлар микъдаре җитәрлек түгел. Сәламәтлек үзебезгә бәйле, сак булыйк!

Гөлшат Дружкова, «РТның Азнакай районындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы баш табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев