Азнакай районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең ялларда эш графигы
Зурлар һәм балалар поликлиникасында, хатын-кызлар консультациясендә, паталогоанатомия бүлегендә, Тымытык, Вахитов һәм Актүбә амбулаторияләрендә 30 декабрь, 2, 4 һәм 6 гыйнвар – эш көннәре. 7.00 – 11.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Бу көннәрдә лабораторияләр, УЗИ һәм рентген кабинетлары да эшли.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлеге һәм ашыгыч ярдәм хезмәте тәүлек әйләнә эшләвен дәвам итә.
Нет комментариев