Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда паллиатив ярдәм кабинеты ачылды

Бүген Азнакай балалар поликлиникасы бинасында республикада дүртенче булган район паллиатив ярдәм кабинеты ачылды.

Әлеге чарада Анжела Вавилова Фонды идарәсе рәисе, Казан хосписы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов, республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Илсур Шәймарданов катнашты.

Паллиатив ярдәм кабинетлары Казан хосписының Россия Президенты грантын отуы ярдәмендә ачылалар.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Владимир Вавиловка игелекле бүләк өчен рәхмәтен җиткерде.

Паллиатив ярдәм рак, хроник авыр чирләр белән авыручыларга күрсәтеләчәк. Кабинет барлык кирәкле медицина җиһазлары, дарулар һәм махсус машина белән тәэмин ителгән. Табиб һәм шәфкать туташы Казан хосписында бу юнәлештә эш тәҗрибәсе туплап кайтканнар.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев