Массакүләм ярышларга олылар да, балалар да кушылды
Азнакайда узган "Россия чаңгы юллары" ярышлары мәктәп укучылары, район оешма-предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләрен, гомумән, кышкы спортны яратучыларны бергә җыйды. Чаңгы базасына җыелган спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләп, һәммәсенә уңышлар теләде.
Быел илнең иң мөһим чаңгы ярышында, мәктәптә узган чараларны да кертеп, меңнән артык кеше катнашты. Бүген исә 150гә якын азнакайлы старт сызыгына басты.
Шунда ук чаңгыда шуу буенча ГТО нормативлары да кабул ителде.
Бәйге җиңүчеләре исемлеге - "Маяк" газетасының алдагы санында.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев