Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Монолитта яшәүчеләр велойөрешкә чыктылар

Тын гына, үз көенә аккан елгалар була. Ургылып, ярларыннан чыгардай булып аккан елгалар була.

Кешеләр дә шулай ук. Берәүләр салмак кына барган тормыш ритмына ияреп, үз көенә генә яшәсә, икенчеләр исә ургылып аккан тормыш агымыннан да алда чаба.

Безнең Монолит бистәсе кергән 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова - әнә шундый тынгысыз йөрәкле, актив тормыш белән яшәүче кешеләрнең берсе.

Инде соңгы елларда микрорайонда нинди генә чара уздырылмады: бәйрәме дә, өмәсе дә - барысы да аның тырышлыгы белән үткәрелә. Кыш көне биредә яшәүчеләрне чыршы янына җыючы, чаңгы ярышлары оештыручы, язын-көзен олысы-кечесен берләштереп агач утырту, чисталык өмәләре уздыруны да башлап йөрүче ул. Нурия Касимовна уздырмаган бәйрәм калмагандыр дип уйлап, ялгышканмын икән. Әле узган атнада гына егетләребез футболда көч сынашкан иде. Инде килеп ТОС рәисе аларны микрорайон урамнары буйлап велойөрешкә алып чыгып китте! Велосипедчыларның иң кечкенәсенә 5 кенә яшь булса да, ул да калышмады.

- Хаклы ялга чыктым, дип, өйдә генә бикләнеп утырырга ярамый, кемгәдер кирәк булып яшәргә кирәк. Шушы тормышның матур арбасыннан төшеп калмас өчен һәрчак хәрәкәттә булырга, башкаларны да шуңа җәлеп итәргә тырышам, – ди Нурия Хаҗипова.

Каникуллар дәвам итә, димәк, уеннар да! Көн дәвамында мәйданчыкта шөгыльләнгән спорт сөючеләр пионербол ярышына әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев