Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Чалпы авылында волейбол турниры узды

Чалпы авылы мәктәбенең спорт залында волейбол буенча турнир узган.

Аны яу кырында батырларча һәлак булган иптәшләре истәлегенә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче, ялга кайткан авылның батыр көрәшче егете Малик Шакиров оештырган.

Турнирда Чалпы, Сарлы, Шуганка, Әлкәй, Кәкре Елга авыллары командалары көч сынашкан.

“Турнирны әзерләүдә һәм оештыруда зур көч куйган авылыбызның яшьләр лидеры Азат Кашаповка, җиңүчеләрне бүләкләү өчен, катнашучыларны ашатыр өчен шушы чараны матди яктан тәэмин иткән героебыз Малик Шакировка һәм аның тынгысыз хәләл җефете Айгөлгә, Чалпы мәктәбе администрациясенә, авыл җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшинга зур рәхмәт. Мәктәптә укучы балаларга патриотик тәрбия чарасы буларак та истәлекле, күркәм бәйрәм булды”, – ди Чалпы мәктәбе укытучысы Рүзәл Гыймаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев