Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай спортчысы көрәш буенча республика чемпионы булды

Алабуга шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте.

Анда республиканың 21 районыннан иң көчле спортчылар җыелган иде.

Ике көн дәвамында барган ярышларда Азнакай шәһәренең "Юбилейный" спорт мәктәбе көрәшчеләре дә катнашты. Киеренке көрәштә үз авырлык категориясендә 

Илфат Миңнегалиев чемпион исемен яулады. Равил Сабирҗанов өченче булды. Көрәшчеләрнең тренеры: Айрат Миңнегалиев. 

Кызлар арасында Риана Шәрәфетдинова көмеш медальгә лаек булды. Ул тренер Зөлфия Гардиевада шөгыльләнә. 

"Лидер" спорт мәктәбе директоры Руслан Гәрәев бронза медаль яулады. Спортчының тренеры - Артур Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев