Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайдан Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева кышның беренче көнен чаңгыда каршылаган

Аллаһыбызның рәхмәте белән тагын бер өр-яңа кышка аяк бастык. Ноябрь аенда ук узенең ап-ак карлары белән безне сөендерсә дә, календарь буенча 1 декабрьдән генә чып-чын кыш башлана. Мин кышның беренче иртәсен чангы шуып башлап җибәрергә уйладым. Иртәнге һава шактый гына салкынча булса да, бер дә туңдырмады үзе, киресенчә, тын юллары...

Аллаһыбызның рәхмәте белән тагын бер өр-яңа кышка аяк бастык. Ноябрь аенда ук узенең ап-ак карлары белән безне сөендерсә дә, календарь буенча 1 декабрьдән генә чып-чын кыш башлана. Мин кышның беренче иртәсен чангы шуып башлап җибәрергә уйладым.

Иртәнге һава шактый гына салкынча булса да, бер дә туңдырмады үзе, киресенчә, тын юллары ачылып, кәефләр күтәрелеп китте. Беләсезме, дуслар, иртә белән күбебез тәмле йокыга бирешеп, күпме гүзәллекне күрүдән мәхрүм калабыз икән бит...

Иртәнге эңгер-меңгердә һәрбер аваз үзенчә матур. Хәтта олы юлдан узучы машиналардан чыккан болыт-болыт төтен дә ниндидер тылсымлы томанга әверелә. Гүя шул томан арасыннан ап-ак сакаллы Кыш бабай килеп чыгар да, нәкъ балачактагы шикелле битләрне чеметтереп шаярта башлар кебек.

Кояшның сихри нурлары җир өсләрен назлап үбүгә, яуган ап-ак карлар гүя меңнәрчә энҗе бөртегедәй ялт-йолт килеп, әкияти сихри бер манзара хасил итә. Ара-тирә этләрнең һау-һаулап өргәне ишетелеп куя. Юл буенда бер-беренә сыенышып утырган нарат һәм чыршыларга кунган шаян песнәкләр чыркылдашып ала.

Искиткеч матур иртә! Күңел очар кошлардай әллә кайларга талпына. Чаңгы араларыннан шаяра-шаяра йөгергән нәзек билле җилләр сызгырып юлларга ятып кала. Менә кайда ул җәннәт! Менә кайда ул рәхәт! Бөтен буыннар хәрәкәткә килә. Тән буйлап кан да тиз-тиз йөгерә башлый. Ә инде чангы шуып кергәч, лимон салып ясалган, җәй көне урманнан җыйган хуш исле җиләк яфраклары кушып пешерелгән чәй дә эчеп җибәрсәң, үзе бер әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык ләззәт бирә!

Сәламәтлекнең кадерен белеп, күбрәк хәрәкәтләнсәк, авырулар да ераграк чигенер иде дә бит. Әмма никтер моңа артык игътибар бирмибез, ялкауланабыз шул кызганычка каршы.

Мин, гомүмән, спорт белән шөгыльләнгән кешеләргә кызыгам, аларны ихтирам итәм. "Сәламәт тәндә сәламәт акыл"- дип юкка әйтмәгәндер инде борынгылар.

Безнең Шәйхетдинов урамындагы 3 йортта яшәүче апа-абыйлар,әби-бабайлар бик актив ул яктан. Елдан-ел чангыга басучылар арта бара. Бу бик тә куанычлы. Алардан калышып торырга ярыймы соң безгә?!

Дуслар! Әйдәгез әле, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, гомерне заяга уздырмыйк! Файдалы шөгыльләргә бераз гына булса да вакыт табыйк! Кунак кына шушы гомерләрнең кадерен белеп яшик!

Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева

Фото vk.com/id104547842

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан Гөлчәчәк СадретдиноваХаҗиева кышның беренче көнен чаңгыда каршылаган