Азнакайда яшь футболчылар көч сынашты
Ике көнгә сузылган мавыктыргыч һәм киеренке ярышларда беренчелекне 6 нчы мәктәп укучылары яулады
(Азнакай, 18 сентябрь, "Маяк", Таңсылу Саниева) Узган атнада “Юбилейный” стадионында 2004-2006 елгы мәктәп укучылары арасында футбол буенча шәһәр беренчелеге үтте. Быел әлеге ярышларда шәһәр мәктәпләреннән тыш Чубар Абдул, Тымытык, Урманай, Кәкре Елга, Җиңү бистәсе командалары да катнашып, матур уен күрсәттеләр.
Ике көнгә сузылган мавыктыргыч һәм киеренке ярышларда беренчелекне 6 нчы мәктәп укучылары яулады (физкультура укытучысылары – Нәсимә Шәрипова һәм Гөлнара Хафаева). Икенчедә – 7 нче мәктәп командасы (Гөлнара Авзалова), өченчедә – 4 нче лицей (Ирина Ихсанова, Гөлнур Камалетдинова).
Уен барышында Илһам Исмәгыйлов – “Иң яхшы хөҗүмче” (4 нче лицей), Данил Трофимов – “Иң яхшы сакчы” (6 нчы мәктәп), Рәмис Сәлимшин – “Иң яхшы капкачы” (7 нче мәктәп) номинацияләрендә бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев