Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

Быелдан башлап һәр октябрьнең өченче якшәмбесе Әтиләр көне булып саналачак.

Әлеге датаны Россия Президенты Владимир Путин билгеләде. Агымдагы елда ул беренче тапкыр иртәгә – 17 октябрьдә билеләп үтеләчәк.
Әлеге бәйрәм уңаеннан бүген Азнакайда спорт ярышлары үтте. Җирлегебездә эшләп килүче Әтиләр берлеге һәм район мәгариф идарәсе оештырган спорт чарасында әтиләр үзләренең уллары белән катнашып, җитезлектә көч сынаштылар.
Әтиләр бәйрәмен ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең изге теләкләрен җиткерде.
- Илебездә Әниләр, Гаилә, Балаларны яклау көннәре күптән билгеләп үтелә. Быелдан инде менә Әтиләр көне дә булдырылды. Азнакайда да аны зурлап билгеләп үтәргә уйладык, киләчәктә ул тагын да киңрәк масштаб алыр дип уйлыйбыз. Җәмгыятебездә, гаиләдә әтиләрнең роле бәяләп бетергесез. Сабый чактан бала әти-әнисенең шәхси үрнәгендә тәрбияләнеп үсә, аларның үзара гаилә мөнәсәбәтен күңеленә сеңдерә. Шуңа аларга бөтен яклап үрнәк булыйк, туган җиребезгә, телебезгә мәхәббәт тәрбиялик. Әти-әни тигез булса, балалар да бәхетле булыр. Гаиләләребез имин, нык булсыннар иде, - диде җитәкче. 
Районның Әтиләр берлеге рәисе Назыйф Хәсәнов та үзенең чыгышында әлеге бәйрәмнең әһәмиятенә тукталып, аның балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда әтиләрнең ролен күрсәтүдә, дәрәҗәләрен күтәрүдә дә зур роль уйнавы турында әйтте.
Соңыннан әтиләрдән һәм балалардан торган 12 команда йөгерү, ату һәм йөзүдә көч сынашты. Һәр спорт төрендә җиңүчеләр Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр.Шунда ук ГТО нормативларын да кабул иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев