Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда төбәкара шахмат ярышлары үтте

Районыбызда шахмат хәрәкәтен үстерүгә соңгы елларда игътибар артты: Балалар иҗаты үзәгендә шахмат түгәрәкләре алып барыла, шәһәребездә шахмат клубы эшли.

Әле быелгы уку елында Азнакайның барлык мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды. Әлеге спорт төре өлкәннәр генә түгел, балалар арасында да бик популяр.

Кичә шәһәрнең шахмат клубында Азнакай районы башлыгы кубогына ярышлар үтте. Анда Татарстан гына түгел, күрше Башкортстан Республикасыннан да 10 команда катнашты.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин уенчыларга уңышлар юллап, турнирга килгән командаларга рәхмәтен җиткерде.

– Шахмат – ул интеллектуаль уен. Спортның әлеге төрен үстерүгә районыбызда игътибар бирелә. Киләчәктә шахмат белән кызыксынучылар саны тагын да артсын иде, – диде район башлыгы.

Ярышларга ТРда шахмат федерациясе вице-президенты Николай Коротаев та чакырулы иде. Ул үзенең чыгышында Азнакайда шахмат белән шөгыльләнүчеләр өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтеп, моңа соклануын белдерде.

Көн буена барган киеренке көрәштә команда беренчелегенә Баулы егет-кызлары иреште. Икенчедә – Октябрьский шәһәре командасы. өченче урынны Баулы районының икенче командасы яулады.

Фото: https://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев