Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Азнакайда Спорт уеннары фестивале үтте

Фестиваль Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде.

Ел саен җирлегебездә Бөек Җиңү көне уңаеннан зурлап Спорт фестивале уздырыла. Быел да ул йөзләгән спорт сөюче азнакайлыны берләштерде. 

Фестивальне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, анда катнашучыларга уңышлар теләде.

- Бүген без төрле дәрәҗә ярышларда җиңү яулаган көрәшчеләр, хоккейчылар, герчеләр, йөгерүчеләр, чаңгычыларыбыз белән чиксез горурланабыз. Район данын республика гына түгел ил күләмендә таныткан спортчыларга, тренерларга рәхмәт. Соңгы берничә елда Татарстанда беренчелекне бирмәгән физик мөмкинлекләре чикле спортчылар барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Районыбыз өч ел рәттән республикада спорт буенча җиңүче булып танылды, монда һәркемнең өлеше кергән, киләчәктә яулаган үрләребез тагын да югарырак булсын, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Бүген без төрле дәрәҗә ярышларда җиңү яулаган көрәшчеләр, хоккейчылар, герчеләр, йөгерүчеләр, чаңгычыларыбыз белән чиксез горурланабыз. Район данын республика гына түгел ил күләмендә таныткан спортчыларга, тренерларга рәхмәт. Соңгы берничә елда Татарстанда беренчелекне бирмәгән физик мөмкинлекләре чикле спортчылар барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Районыбыз өч ел рәттән республикада спорт буенча җиңүче булып танылды, монда һәркемнең өлеше кергән, киләчәктә яулаган үрләребез тагын да югарырак булсын, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин

Спорт бәйрәме барышында районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары, Грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Соңыннан төрле оешма-предприятие, учреждение вәкилләреннән торган команда вәкилләре төрле уеннарда көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнде. 

Шунда ук ГТО нормативларын да тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев