Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай спортчысы Риман Сабуров Бөтенроссия турнирыннан көмеш медаль белән кайтты

    Казанда Россиянең атказанган тренеры Ю.М.Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия турниры үтте.

    Анда илебезнең 35 шәһәреннән 1000 нән артык спортчы катнашты. Алар арасында азнакайлы Риман Сабуров та бар иде. Ул 20 яшькә кадәр булган яшүсмерләр арасында ядрә атуда көмеш медаль яулады.  Спортчыны уңышлары белән котлыйбыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: