Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормативларын тапшырдылар

Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

Әлеге уңайдан җирлегебездә физик культура, спорт белән шөгыльләнүне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чаралар үтте.

"Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормативларын тапшырдылар. Анда 100гә якын кеше катнашты.

Чараны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов соңгы елларда муниципаль хезмәткәрләр яулаган спорт уңышларына да тукталып үтте. Бүген безнең командалар республика күләмендә узучы спартакиаданың волейбол ярышларына әзерләнәләр.

ГТО нормативларына килгәндә, аларны кабул итү буенча шәһәрдә көн саен диярлек чаралар уздырылып тора.

- Иртәгә биредә гаиләләр ГТО комплексы нормативларын тапшырачак, - ди район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.

Бүгенге чарада ир-атлар һәм хатын-кызлар ГТО комплексында каралган нормативларда - гәүдәне күтәрү, иелү, ату һәм башка төрләр буенча үзләрен сынадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев