Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда мәктәп укучылары ГТО комплексы нормативларын тапшыра

    Чарада 150дән артык кеше катнашкан.

    Районыбызда ГТО нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла. Бүген шәһәрнең “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында узган чарага мәктәп укучылары да бердәм кушылды.

    – Районыбыз ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча республикада алдынгы урыннарда бара. Аны 11 яшь категориясе буенча тапшырырга була, бер авырлыгы да юк, бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ел башыннан нормативларны 2200 дән артык азнакайлы тапшырды, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.

    Нәтиҗәләр буенча, балаларга күкрәк билгеләре дә тапшырылачак.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: