Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда "Милләтләр кроссы-2021" ярышы узды

Бүген җирлегебездә физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган "Милләтләр кроссы-2021" ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар.

Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада 300гә якын азнакайлы йөгерешкә чыкты.
Алар арасында җитәкчеләр, мәктәп укучылары, төрле оешма хезмәткәрләре бар иде. 

Чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин спорт сөюче барлык азнакайлыларга изге теләкләрен җиткерде.
- Спорт белән шөгыльләнәм дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр бар. Без бүген Азнакай районы данын еракларга тараткан спортчылар белән аеруча горурланабыз, - диде Марсель Шәйдуллин.
-Өч көн дәвамында районда ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча чаралар оештырдык, аларда меңнән артык бала катнашты, - ди физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.
"Милләтләр кроссы" на стартны җитәкчеләр бирде. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә катнашты.
Биредә беренчелекне Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов алды.
- Һәркөн иртән 8 километр ара йөгерәм, әзерләнми генә мондый чараларда катнашып булмый, - ди ул.
Соңыннан стартка балалар, өлкәннәр басты.

Бу көнне теләгән һәр кеше йөгерү буенча ГТО нормативларын тапшыра алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев