Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Кыш бабай кубогына хоккей турниры бара. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

    Бүген Азнакайда 2009-2010 елгы спортчылар арасында Кыш бабай кубогына хоккей буенча турнир старт алды. Анда Азнакай, Җәлил, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Чирмешәннән сигез команда беренчелек өчен көч сынаша. Беренче уенда Әлмәт командасы көчлерәк булды. Яшь хоккейчылар җәлиллеләрне 16:1 исәбе белән җиңде. Азнакайның "Соколы" командасы исә әлмәтлеләр капакасына 4 алка кертеп,...

    Бүген Азнакайда 2009-2010 елгы спортчылар арасында Кыш бабай кубогына хоккей буенча турнир старт алды.

    Анда Азнакай, Җәлил, Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Чирмешәннән сигез команда беренчелек өчен көч сынаша. Беренче уенда Әлмәт командасы көчлерәк булды. Яшь хоккейчылар җәлиллеләрне 16:1 исәбе белән җиңде. Азнакайның "Соколы" командасы исә әлмәтлеләр капакасына 4 алка кертеп, җиңүгә иреште. Уеннар дәвам итә, турнир җиңүчеләре 5 гыйнварда билгеле булачак.

    Таңсылу Саниева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: