Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда хатын-кызлар да машиналарда узышты

Бүген Азнакайда “Парус” балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге оештырган автокросс ярышларында районыбыздан һәм күрше-тирә шәһәрләрдән 43 узышчы катнашты. 

Алар арасында Азнакайдан спортчы Зөлфия Гардеева да бар. Ул – билбаулы көрәш һәм армрестлинг буенча тренер да әле. Ярышларда инде беренче генә тапкыр чыгыш ясамый икән.

- Әтием Мөнәвир яшь чактан спорт белән кызыксынган. Чаңгыда йөрде, авыр атлетика белән шөгыльләнде. Батырлык аннан киләдер дә. Машина руле артына утырганыма 12 ел, мотоциклда да йөрим. Ярышларда ел да катнашырга тырышам, ирем дә каршы килмәгәч, теләгем зур. Хатын-кызлар монда бик сирәк килә. Шуңа ир-атлар белән узышуы, билгеле, авыррак. Әмма минем төп максатым җиңү түгел. Бирегә килеп, ир-егетләр белән бер трассаны узу – үзе үк җиңү. Минем өчен иң мөһиме – узышлардан озакка җитәрлек адреналин  һәм көч алу, - ди Зөлфия. 

Сүз уңаеннан, мондый фестиваль районда беренче генә елын уздырылмый. Аның җәйгеләрен дә азнакайлылар яратып өлгерде инде.

Ярышлар хакында тулырак -  “Маяк” газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев