Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда хоккей ярышлары узды

Хоккей турнирында җитәкчеләр үзләре дә актив катнашты.

Кичә Азнакайның Монолит бистәсендәге яңа кортта хоккей ярышлары уздырылды. Инде традициягә әйләнгән Яңа ел ярышларында быел район администрациясе, Кәкре Елга һәм Лениногорск районы командалары үзара көч сынашты.

Хоккей турнирында җитәкчеләр үзләре дә актив катнашты.

- Бүгенге спорт бәйрәмендә катнашучы һәркемгә уңышлар телим. Алга таба да шулай үзара дус булып, ​ спорт ярышларында күп тапкырлар очрашырга язсын, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярышларны ачып.
Һәр уен киеренке барды: әле бер, әле икенче команда алга чыгып, үзенең өстен булуын күрсәтте. Мәйдан кыры җанатарлар тавышыннан дагөр килеп торды бу көнне.

- Турнирда катнашучы спортчыларыбызның барысы да Лениногорск районының Куакбаш авылы егетләре. Авылыбызда хоккей мәйданчыгы бар, кыш көннәрендә аның бер дә буш торганы юк, һәммәсе бик теләп хоккей белән шөгыльләнә, - ди якташлары өчен җан атучы Марс Хәсәнов.

Ярыш нәтиҗәләре исә түбәндәгечә: районара турнирда Лениногорск командасы егетләре беренче булды. Район администрациясе командасы – икенче урында. Кәкре Елга авылы җыелма командасы егетләре – өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев