Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы чемпионаты финалы бара

"Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Татарстан чемпионатының финал уеннары бара. Анда республика район-шәһәрләреннән 14 команда иң көчле баскетбол командасы исемен алу өчен ярыша. 

Республикакүләм чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачып, җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар тудырылуын ассызыклады. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина спорт сөюче укучыларны сәламләп, быел чемпионатның унынчы тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. 

- Беренче ярышларга 300 мәктәп кушылган булса, бүген аларның саны 1000нән артып китә. Аларда 21 мең укучы катнаша. Бүгенге чара - спорт ярышы гына түгел, ул укучыларны берләштерүче чемпионат та. Ярышларның "Без - бер команда" шигаре астында уздырылуы да шуны раслый, - диде җитәкче.

Җиңүчеләр 18 февральдә билгеле булачак. Беренче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары Идел буе федераль округы чемпионатының финал уеннарында республика данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев