Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары бара

Бүген шәһәрнең “Чатыр-Тау Арена” универсаль спорткомплексында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары бара. 

Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Анда Татарстанның Актаныш, Сарман, Саба, Нурлат, Ютазы, Баулы, Зәй, Әлмәт район командаларыннан тыш, Оренбург өлкәсе егетләре дә катнаша.
Республика ярышларын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, әлеге турнирны  оештыручы Солтановлар гаиләсенә, спортчыларга  изге теләкләрен җиткерде.
– Районыбыз тарихында тирәк эз калдырган күренекле шәхесләр, спорт осталары бихисап. Алар истәлегенә багышлап ярышлар һәрдаим үткәрелә. Мондый бәйгеләр яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, – диде Марсель Шәйдуллин.
Ул Солтановлар гаиләсен “Районга – 90 ел” медале белән бүләкләп китте. 
Район мөхтәсибе Азат Талибуллин Инсаф Солтанов рухына багышлап Коръән аятләре укыганнан соң, ике келәмдә кызу көрәш башланып китте. Быелгы турнирда йөздән артык көрәшче катнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев