Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай спортчылары Татарстан беренчелегеннән җиңү белән кайттылар

4-6 май көннәрендә Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Республика беренчелеге үтте.

Анда шәһәребезнең «Лидер» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашып, район данын якладылар. 

Республика ярышларында ядрә этүдә Константин Паскаль алтын медаль яулады. Каршылык белән 2000 метрга йөгерүдә Альберт Хәйбуллин шулай ук чемпион калды. Риназ Җигангиров көмеш медаль иясе булды. 3000 метр арага йөгерүдә Альберт Хайбуллин икенче урынны яулады. 

Спортчылар тренер Рөстәм Гыйльфанов кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев